Хәвеф-хәтәр
25 февраль 2022, 05:21

Быел ташкын көчле булырмы?

Кар, җайлап кына эреп, җиргә сеңә барса – яхшы да бит. Ләкин соңгы елларда табигать көйсез кияү кебек кырыкка үзгәрә дә куя...

bloknot-volgodonsk.rubloknot-volgodonsk.ru
bloknot-volgodonsk.ru

Быел кар чиләкләп яуды, дисәк тә һич хата булмас, мөгаен – кайсыбер якларда әйтмешли, “иште генә”. Күптән мондый кышны күргән юк иде. Без бәләкәй чактагы шикелле койма аша йөрерлек көрт өелде. Ишегалларын көрәп кенә өлгер.

Бер яктан күңелле инде кар явуы – димәк, җиргә дым булачак, дип ышанасы килә. Югыйсә ничә ел рәттән җәйләр коры килде. Икенче яктан, шушы кадәр кардан соң ташкын көчле булырга ихтимал. Кар җайлап кына эреп, җиргә сеңә барса – яхшы да бит. Ләкин соңгы елларда табигать көйсез кияү кебек кырыкка үзгәрә дә куя. Шуңа зур ташкынга әзер булу һич артык түгел. Сакланганны Ходай да саклармын, дигән.

Соңгы араларда хөкүмәттә дә әлеге тема ешрак яңгырый башлады. Бу атнада премьер-министр Андрей Назаров республикада ташкынга әзерлек буенча махсус киңәшмә үткәрде. Былтыр язын көннәр кисәк кенә җылытып, кар кинәт эрү сәбәпле, 280нән күбрәк йорт һәм 2 меңгә якын ихата су тоткынында кала язды, дип хәтергә төшерде ул.

“Узган ел шуны күрсәтте: хәвефле елгалары булган районнарның кайсыберләре боз шартлату эшләренә килешүләрне үз вакытында төземәгән иде. Шуңа бу мәсьәләне республика дәрәҗәсендә хәл итәргә һәм хәрбиләрне ярдәмгә чакырырга туры килде. Быел да мондый хәл кабатланмасын өчен хәстәрлек эшләрен вакытында башкарырга кирәк”, – кисәтте Назаров.

Экспертлар ачыклавынча, бүген 42 район һәм шәһәр территориясе буенча аккан елгаларда боз тыгылу хәвефе бар. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров бәян итте. Урындагы хакимиятләр бу хакта белә һәм алар узган елның декабрендә үк боз шартлату эшләре буенча килешүләр төзи башлаган, диде ул. 42 генә түгел, хәтта 48 муниципалитет боз шартлату эшләрен алдан хәстәрләгән. 22 хакимият махсус оешмалар белән килешүләр төзесә, 26ысы буенча дәүләт комитеты Чишмә районының Алкино авылындагы хәрби часть белән килешкән.

Әйткәндәй, бүген Башкортстанда шартлату эшләрен башкара алучы 5 сәнәгать предприятисе бар. Алар – Учалы тау-баектыру комбинаты, Белореттагы “Пугачев карьеры”, Хәйбулладагы “Башкорт бакыры” предприятиеләре һәм Бүребай тау-баектыру комбинаты, шулай ук Стәрлетамактагы Чимал компаниясе. Моннан тыш, күрше төбәкләрнең кайсыберләрендә, мәсәлән Удмуртиядә һәм Ырынбур өлкәсендә шартлату эшләрен башкаручы оешмалар бар.

***

Әлеге вакытта бездә генә түгел, бар ил буенча язгы ташкынны каршы алырга әзерләнәләр. Моның өчен ил җитәкчелеге 6 миллиард сум акча бүлгән. Ни дисәң дә, кайсыбер төбәкләр аша зур елгалар ага һәм аларның ярларыннан чыгуы аеруча куркыныч. Әйтик, Якутия, Архангель һәм Вологда өлкәләрендә – Лена, Колыма һәм Төньяк Двина елгаларында боз кисү һәм вату эшләре мең километрга кадәр аралыкта башкарылачак. Болар боз киткәндә авыл-шәһәрләр, күперләр, гидротехник корылмаларга зыян килмәсен өчен эшләнә.

Иң төп эшләр мартта башланачак, диләр илнең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында. Әлегә барысы да Росгидрометның фаразын көтә. Ведомство язгы ташкынның ничек булыры турында мәгълүматны бастырырга тиеш.

Ә әле бездә кыш хөкемлек итә. Шуңа зур эшләрне башларга иртәрәк. Әмма әзерләнер вакыт җитте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас