Хәвеф-хәтәр
25 февраль 2022, 10:01

Әби чыга алмыйча интеккән

Йорт түбәсеннән кар ишелеп төшеп, ишеген күмгән.

Әби чыга алмыйча интеккәнӘби чыга алмыйча интеккән
Әби чыга алмыйча интеккән

Куергазы районында яшәүче бер әбинең йорт түбәсеннән калын кар өеме ишелеп төшеп, ишеген күмгән. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, өендә 79 яшьлек әби чыгалмыйча интеккән.

Коткаручыларга кем шалтыратып хәбәр иткәндер, анысы билгесез, әмма егетләр килеп, тиз арада ишек алдыннан карны көрәп, ишекне ачуга ирешкәннәр. Әби аларга зур рәхмәтләр укыган.

Ярый әле кесә телефоннары бар. Коронавирус күршеләргә керү гадәтен бетерде, югыйсә ничек хәбәрләшер идек?..

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас