Хәвеф-хәтәр
24 февраль 2022, 15:39

Банкларда акча җитәрлек

Дип ышандыралар безне. Әмма бүген күпләр банк карталарыннан акчаларын ала алмады...

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Уфада яшәүче эре Русия банклары клиентлары кассаларда кулакча бирүгә чикләүләргә зарлана. Финанс оешмасының төбәктәге филиалында бу сорауга җавап бирмәгәннәр, бары тик үзәк офис релизына сылтанып: “Сбербанк һәм аның  барлык системалары штат режимында эшли, физик клиентлар һәм юридик шәхесләр сервислар һәм акчалардан   тулы күләмдә куллана ала. Булган акчалар, активларны гарантияле рәвештә саклар һәм яклар өчен төрле хәлләргә, ситуациянең төрле сценарийларына әзербез. Бүгенге шартларда Сбербанк барлык тиешле ресурслар һәм идарәчелек тәҗрибәсенә ия. Без сезне бары тик рәсми чыганакларга ышанырга чакырабыз. Клиентларыбызга барлык үзгәрешләр турында хәбәр итеп торырбыз ”, – дигәннәр.

Сишәмбе көнне, Русиянең Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануы турында мәгълүмат таралгач, чит ил басмалары санкцияләр пакетына илебезнең эре банклары – Сбербанк һәм ВТБ – эләгергә мөмкин һәм санкцияләр транзакцияләр үткәрүгә (түләүләр һәм акчалар күчерү операцияләре) кагылачак дип хәбәр иттеләр.

“Соңгы арада кулакча кулланучылар шактый кимеде. Күп исәп-хисап операцияләре банк картасы ярдәмендә  яисә онлайн башкарыла. Ил эчендә карталар ярдәмендә түләү белән проблемалар булмаячак. Шуңа карталардан акчаларны салдыруның әллә ни мөгънәсе юк, вкладларны да ашык-пошык салдыру дөрес түгел. Ә менә фонд базарлары эшерелгән чакта, бәлки, Русиянең эре чимал компанияләре акцияләрен сатып алу отышлы булыр. Чөнки хәлләр тотрыкланганда аларның бәяләре янә артачак. Валютага килгәндә исә, мондый курс белән аны сатып алуның мәгънәсе юк. Валюта базары тотанаклы түгел, курс тиз арада түбән тәгәрәргә мөмкин”, – дип комментарий бирде финансист Айдар  Зөбәеров.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас