

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда күпме генә кизү тормасын, күпме генә кисәтмәсен, барыбер юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, барыбер кешеләр һәлак була. 31 гыйнвардан 6 февральга кадәр эшләнгән хисапка күз салсак, бер атна эчендә республика юлларында 34 авария теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 46 кеше җәрәхәтләнгән. Сәбәбе – 21 очракта машиналар бәрелешкән, бер очракта әйләнеп капланган, 8 очракта автомбильәр җәяүлеләр өстенә барып менгәннәр.
ЮХХДИ тарафыннан 15 096 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган. 220 исерек водитель тотылган, кагыйдә буенча тыелган урыннарда 242 тапкыр каршы хәрәкәт юлына чыкканнар. 531 очракта җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәсен бозган. 145 кеше элеккеге штрафларын түләмәгән.
Бу саннарны карап чыктым да, шунсы борчуга салды: иң аянычлысы - исерек килеш руль артына утыручыларның шулай күп булуы. Җәзалар катыланды, барыбер тыела белмиләр. Ә бит исерек, эчкән водитель ул җинаятьчегә тиң. Үзе өчен генә түгел, тирә-яктагылар өчен хәвеф ул. Исерек водительләр аркасында нинди аварияләр ясалып, нинди фаҗигаләр булуын, кеше гомерләре өзелүен күреп торабыз.
Әлеге рейд вакытында ДАИ хезмәткәрләре тоткарлаган шундый ваемсызларның берсе - Юнир Вәлиәхмәтов үз кичерешләре белән бүлеште:
- Минем өчен зур дәрес булды тотылуым! Дуслар бик кыстагач, азрак капкан идем шул. Тотылмаган булсам, бәлки авария ясар идем, кешеләр һәлак булыр иде. Ходайга рәхмәтлемен, үземнең генә түгел, башкаларның да гомерен саклап калды. Гомерлек үкенеч булыр иде...
Чыганак: гибдд.рф/r/02