

Башкортстанстат белгечләре узган елда кайсы районда иң күп кеше үлгәнлеген исәпләп чыгарган. Аналитикларның мәгълүматын UfacityNews.ru басмасы хәбәр итә.
Табигый сәбәпләр буенча иң күп кеше Борай районында мәрхүм булган. Былтыр монда халык кимүенең нисбәте 100 мең кешегә 18,3 тәшкил иткән. Ягъни 511 кеше үлгән, ә туучылар саны 141 булган.
Кире рейтингның икенче баскычында 100 мең кешегә 15,1 күрсәткече белән Бакалы районы тора. Аннары Ярмәкәй (100 мең кешегә 14,8 күрсәткече) һәм Илеш (100 мең кешегә 14,3 күрсәткече) районнары килә.
Башкортстан буенча уртача алганда, халык санының табигый кимүе 100 мең кешегә 6,8 очрак тәшкил итә. Ә гомумән табигый үлем сәбәпле республика халкы былтыр 27033 кешегә азайган.
Халык саны бары бер районда гына арткан. Ул – Бөрҗән районы. Узган ел биредә 264 бала туган, 230 кеше үлгән.