

Буран аркасында республикада 19 җиңел машина һәм бер пассажирлар автобусы юлда туктап калган. Автобуста 50ләп кеше булган, шуларның 12се – балалар.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Куергазы районының Таймас һәм Ялчыкай авыллары арасындагы юлга кар салган.
“Коткаручылар килеп җитүгә юлны кардан чистарта башлаган булганнар, шуңа алар ярдәме таләп ителмәгән”, – диләр ведомствода һәм республика халкын һава торышы бозылу турында кисәтәләр.
Иртәгә синоптиклар бозлавык, агачларга һәм электр чыбыкларына җепшек кар ябышуын, секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил исүен фаразлый.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, тәүдә 8 машина һәм автобус кар тоткынында калган. Техника эшләгән чакта машиналар саны 19гә кадәр арткан.
Чыганак: bashinform.ru