Башкортстан Республикасы прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, Салават шәһәрендә яшәүче иргә карата гаепләү нәтиҗәсе чыккан. Аны исерек килеш руль артына утырып, авария ясауда гаеплиләр. Авариядә ике бала каза күргән.
Юл-транспорт һәлакәте 2021 елның августында теркәлгән. “Ниссан Кашкай” автомобиле руле артында утырган ир, алдан азрак шайтан суы кабып алгач, Уфа-Оренбург юлының 166 нчы чакрымында югары тизлек белән КамАзга барып бәрелә. Авария нәтиҗәсендә машинада утырган ике бала, аларның әниләре авыр тән җәрәхәте ала.
Зөлфия Латыйпова, салым инспекциясе хезмәткәре:
- Транспорт чараларын спиртлы эчемлек яки наркотик матдә кулланып идарә иткән кешенең таныклыгын берничә елга гына түгел, гомерлеккә алырга кирәк дип саныйм. Юл-транспорт һәлакәте ясаса да, ясамаса да. Чөнки руль артындагы исерек кеше ул барыбер авария китереп чыгарачак. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмау хәерле. Беренчедән, сәламәтлеккә зыян, икенчедән, җинаятьләрнең күбесе эчүчелектән килеп чыга.
Алсу Шәрифьянова, фармацевт:
- Транспорт чараларын идарә итүдән бик куркам. Таныклык өчен укымадым һәм укырга да җыенмыйм. Җиңел автомобильгә яки автобуска утырам икән, димәк, үз гомеремне кемгәдер ышанып тапшырам. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган кеше – җинаятьче ул. Кеше үзе турында уйламый, үз гомеренә төкереп карый икән инде, башкаларның монда ни гаебе бар? Автобус йөртүчеләргә таләп аеруча каты булсын иде, автобуста йөзләгән пассажир бара лабаса.