

Мәскәүдә Никитский бульвардагы борынгы йортта 3 ел элек булган янгында 8 кеше һәлак булган иде. Һәм менә күптән түгел генә янгын чыгу сәбәбен игълан иттеләр.
Бу коточкыч фаҗигадә янгын чыккан фатирның хуҗасы америкалы Джеффри Свитбаум гаепле, диләр. Ир бинада законсыз үзгәртеп кору нәтиҗәсендә берничә стенаны җимерттергән. Соңыннан фатирны билгеле музыкант Юрий Башметның кызына саткан. Свитбаум чит илгә күченеп киткән.
Хәзер аны җаваплылыкка тарттырырга ниятлиләр, чөнки тикшерүчеләр нәкъ рөхсәт ителмәгән ремонт шушы фаҗигагә китергән дигән фикердә.
2019 елның февралендә булган бу янгын нәтиҗәсендә Юрий Башметның кызының 8 күршесе һәлак булган. Малае белән бергә хатын котыла алганнар.
Чыганак: Moslenta.ru