

Кичә, 16 февральдә, Иглин районында М-5 трассасында ЮХХДИ инспекторлары 3 автомобиль бәрелешкән аварияне теркәгән. БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, иң башта икесе дә бер юнәлештә хәрәкәт итүче Renault йөк машинасы һәм Skoda Karoq бәрелешә. Бәрелешкәннән соң кроссовер каршы юл полосасына чыгып оча һәм Iveko йөк машинасына бәрелә.
“Авария нәтиҗәсендә кроссовер белән идарә итүче 48 яшьлек водитель дәваханәгә озатылган. Әле тикшерү эшләре бара”, – дип аңлаттылар Дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinforn.ru