

2022 елның 1 мартына Башкортостан Республикасы башлыгы кушуы буенча төбәк юлларында фотовидеофиксациянең стационар комплекслары 1815 берәмлеккә җиткереләчәк, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 79% ка күбрәк. 1815 комплексның 1746 стационар, 63 күчмә, 6 мобиль. Шулардан быел гына да 330 камера өстәлгән.
- Анализ күрсәтүенчә, бу машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә мәҗбүр итүче нәтиҗәле чараларның берсе. Узган елның августыннан башлап камера урнаштыру урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре саны 4,1% ка, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 3,2% ка, яралылар саны 6% ка кимегән. Хөрмәтле юлларда йөрүчеләр, безнең өчен һәр коткарылган кеше тормышы мөһим, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Бер үк вакытта комплексларны яңадан урнаштыру эшләре алып барыла. Шулай итеп, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча федераль әһәмияттәге юлларга 50 өстәмә комплексны күчерү эше башланды.
Хәзерге вакытта 31 комплекс күчерелгән, калганнары буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, алар шулай ук 2022 елның 1 мартына кадәр төгәлләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, юл хевефсезлеге кагыйдәләрен бозуларны автоматик фотовидеофиксациялау комплекслары урнашкан урыннар турындагы актуаль мәгълүматны БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм БР юл хәрәкәтен оештыру үзәге сайтларында табарга була. Аларда Башкортстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү комплекслары урнаштырылган интерактив картага күчү белән баннерлар урнаштырылган. Интерактив картадагы мәгълүмат реаль вакыт режимында яңартыла. Картага сылтама буенча кереп була: http://svkrb.ru/kam/index.html
Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фикерләр:
Вадим Нуретдинов, Уфа шәһәре, 30 ел машина йөртү стажына ия:
Филүс Әсәдуллин, водитель, машина йөртү стажы 30 ел: