Хәвеф-хәтәр
15 февраль 2022, 10:31

"Ларгус"лар...

“Ларгус” йөртүчеләр арасында профилактик эш дәвам итә. Чөнки алар кеше гомерләрен өзүдә зур рольны уйный...

УГИБДД МВД по РБ "Ларгус"лар...УГИБДД МВД по РБ "Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...Фото:УГИБДД МВД по РБ

 

Башкортстан Республикасы ЮХХДИ хезмәте закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында РФда 2018-2024 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеге стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар күрә. Стратегиянең бер юнәлеше булып легаль булмаган пассажир ташучылар белән көрәшү тора. Алар акча артыннан куып элементар булган юл йөрү кагыйдәләрен бозалар, пассажир ташу кагыйдәләрен үтәмиләр, һәм нәтиҗәдә – юлларда түгелгән каннар, өзелгән гомерләр...

2021 елда БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук Көнбатыш-Урал төбәкара дәүләт автоюл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә 1300ләп чара үткәрелде, 245ләп водитель административ җаваплылыкка тарттырылды.

Былтыр “Ларгус” водительләре катнашлыгында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 18 кеше һәлак булган һәм 131 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2 июль көнне М7 федераль автоюлында зур фаҗига теркәлде: 6 пассажир һәлак булды.

Быелгы елда “Ларгус” машиналары катнашлыгында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 5 кеше һәлак булды, 25 кеше җәрәхәтләнде. Дүртөйле районында өч кеше һәлак булган авария булды: “Лада Ларгус” белән “Лада Гранта” автомобильләре каршы хәрәкәт юлында бәрелешкән.

2021 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр “Ларгус” водительләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны азайту максатыннан 18 машина махсус стоянкага куелды.

Легаль булмаган пассажир ташу эшчәнлеге белән көрәш дәвам итә. Үз хезмәтләрен тәкъдим итеп социаль челтәрләргә һәм интернетка куелган игъланнарны тикшереп, аларны ачыклау бара.

Чыганак: УГИБДД МВД по РБ

"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
"Ларгус"лар...
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас