Хәвеф-хәтәр
15 февраль 2022, 10:11

Игътибар: юлда балалар

Юлларда балаларның һәлак булуы арта...

Игътибар: юлда балаларИгътибар: юлда балалар
Игътибар: юлда балалар

Агымдагы елда балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең тискәре тенденцияләре дәвам итә. 2022 елның гыйнварында 16 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар белән 31 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 63,2% ка күбрәк, аларда 2 (-71,4%) бала үлгән һәм 35 (+59,1%) тән җәрәхәтләре алган.

Балаларның 80,6% ы транспорт чаралары пассажирлары буларак җәрәхәт ала, алар катнашында 25(+92,3%) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2(-71,4%) бала үлгән һәм 29 (+81,3%) җәрәхәтләнгән.

Шулай ук җәяүлеләр катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала зыян күргән.

Ел башыннан балигъ булмаганнарның үз саксызлыгы буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны артты, 4 (+300%) юл-транспорт һәлакәтендә 4 (+300%) бала зыян күрде.

2021 елда балалар катнашында кылынган юл-транспорт һәлакәтләренә җентекле анализ ясалды: балалар катнашлыгында 461 авария теркәлгән, 16 бала һәлак булган  һәм 518е тән җәрәхәтләре алган.

Транспорт чаралары пассажирлары катнашында 208 (+4,0%) юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 14 (+40%) үлгән һәм 254 (+16,0%) бала тән җәрәхәтләре алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 12  очракта балалар балаларны ташу кагыйдәләрен бозып ташланган (куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен тотып тору җайланмаларын кулланмыйча), аларда 2 (+100%) бала һәлак булган һәм 20 (+17,6%) имгәнгән.

Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашында 179 (+29,7%) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 (-50%) бала үлгән һәм 186 (+29,2%) җәрәхәтләнгән. Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше (36,3%) җәяүлеләр кичүендә булган. 65 (+25%) ЮТҺдә 70 (+27,3%) бала зыян күрде. Җәяүлеләр катнашында һәр бишенче юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында булды, 33 (+3,1%) юл-транспорт һәлакәте, шуларның 31ендә (+14,8%) балалар яктылык кайтаргыч элементларсыз булды.

Балигъ булмаганнарның үз саксызлыгы буенча һәр бер бала һәлак булган һәм 110 бала җәрәхәт алган.

Һәлак булган балаларның күбесе (87,5%) транспорт чаралары пассажирлары (14 бала). Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 (-50,0%) һәм 1 велосипедчы да һәлак булган.

Һәлакәтләрне анализлау күрсәткәнчә, 15 яшүсмер юл хәрәкәтендә катнашучылар гаебе белән үлгән, шул ук вакытта 15 яшүсмернең үлү сәбәбе:

- 5 очракта машина йөртүчеләр каршы як полосага чыкканнар;

- 4 очракта  транспорт чараларының маневр кагыйдәсен бозылган;

- калганнарында алдагы машинаны узу кагыйдәләре һәм юлда бер-берсенә чират бирмәү сәбәпле яшь гомерләр кыелган.

Балаларның яртысыннан артыгы (56,2%) федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында, кышкы чорда (43,7%) һәлак булган.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймас өчен өлкәннәргә гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

- балаларны бары тик махсус утыргычларда гына йөртергә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балалар җиңел автомобильнең алгы утыргычында балалар өчен махсус утыргычлар кулланып, баланың авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган җайланмалар белән генә йөрергә тиеш, ә арткы утыргычта 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешлары кулланылырга мөмкин. Шулай ук машина йөртүчеләр автомобиль белән идарә иткәндә, аеруча балаларны автомобиль салонында очратканда, игътибарны читкә юнәлтүче әйберләрдән баш тартырга тиеш.

- балалар урамда иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә булганда, һичшиксез, өске кием-салымны яктылык кайтаргыч элементлар белән җиһазландыру зарур,

- 12 яшькә кадәр балаларны белем бирү оешмаларына озатып, мәгариф системасы киңәшләреннән файдаланырга. «Йорт-мәктәп–йорт» маршруты буенча узганда балаларга юлда саклап калырга мөмкин булган куркынычлар турында сөйләргә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас