Хәвеф-хәтәр
14 февраль 2022, 05:38

Ярый әле махсус кәнәфиләрдә булганнар

Балаларны үлемнән шул коткарган.

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Кичә кич Зианчура районында Магнитогорск-Ира юлының 237 километрында юл авариясе теркәлгән. Hyundai Accent руле артындагы 24 яшьлек уфалы аңа каршы килүче LADA Granta  белән бәрелешкән. 34 яшьлек водитель   идарә иткән LADA Granta-да 10 һәм 8 яшьлек балалар да булган.  Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Hyundai-дагы 24 яшьлек пассажир кызга да ярдәм таләп ителгән.

“Балаларның махсус кәнәфиләрдә утыруы аларны җитди җәрәхәтләрдән коткарган. Авария сәбәпләрен ачыклыйбыз”, – диләр БР буенча ЮХХДИдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас