

Башкортстанның Иглин районында йөзәрләгән ат кар әсирлегенә эләккән.
Быел кар күп яву сәбәпле, кырда йөргән хайваннарга көртне ерып атлавы үзе бер сынауга әйләнә. Кышын тибендә йөрегән атлар исә, зур көртне ерып чыга алмый калса, бүреләрнең тырнагына эләгергә мөмкин.
Иглин районы тирәсендә бүреләр еш очрый. Ел саен 30-40 баш елкы малы урман санитарларының төшке ашына әйләнеп тора. Шуңа фермерлар үзләре каргизәрләрдә атларын эзләргә чыгалар, аларны табып алып кайталар. Җае туры килсә, бүреләргә ау да оештырылар.
Шушы көннәрдә бер бүрене атып алган фермер Сәгыйтьҗан Идиятуллин: “Монысы 10 елга 59нчы бүре”, – ди.
Аның әйтүенчә, бүреләрнең бер төркеменнән котылдың дисәң, икенчеләре килеп җитә. Шуңа атларны һәрвакыт саклап торырга туры килә. Ә хуҗалыкта мең ярым баш ат. Һәм аларның һәрберсе кадерле.