Хәвеф-хәтәр
8 февраль 2022, 17:38

Башы әйләнеп киткән

Һәм 8 каттан очып төшкән...

life.rulife.ru
Фото:life.ru

Башкаланың Черниковка бистәсендә бүген иртән чак-чак фаҗига булмый калган. Кольцевая урамындагы 204 санлы йортның 8 катыннан 10 яшьлек кыз бала егылып төшкән.

Баланың әнисе сүзләре буенча, алар тышта йөреп керергә җыенган. Кыз үзен начар хис иткән һәм саф һава сулар учен балконга чыккан. Балконның ачык тәрәзәсе төбенә таянып торган бер мизгелдә кызның башы әйләнеп киткән һәм ул  егылып төшкән.

Ярый әле кар көрте өстенә килеп төшкән. Ул аның бәрелүен бераз йомшарткан. Кыз бала исән калган. Аны дәваханәгә озатканнар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас