+21 °С
Болытлы


Кичә, 6 февральдә, Бәләбәй районының Приютово поселогында фаҗигале хәл булган.
Үтеп баручы кеше тимер юлда бер ирнең мәетен күреп кала. Бу коточкыч күренешнең видеосы социаль челтәрләргә дә урнаштырыла. “Үлгән кешегә тап булдым. Аның өстеннән состав үтеп киткән. Вагоннар астыннан йөремәгез”, – ди кадр артындагы тавыш.
Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча җаваплы идарәсе вакыйганың дөрес булуын раслады. Әле тикшерү эше башланган.