Хәвеф-хәтәр
7 февраль 2022, 04:00

Бала 32 метр тирәнлектәге коега егылып төшкән

Коткаручылар биш көн җирне чокыдылар, әмма...

Бала 32 метр тирәнлектәге коега егылып төшкәнБала 32 метр тирәнлектәге коега егылып төшкән
Бала 32 метр тирәнлектәге коега егылып төшкән

1 февраль көнне Мароккода яшәүче биш яшьлек малай ялгыш 32 метр тирәнлектәге коега төшеп киткән.

Кое бик тар, диаметры 45 см гына - кеше төшәрлек түгел. Әти-әнисе коткаручыларны чакырган. Коткару операциясе биш көн дәвам иткән. Моны видеога төшереп, интернет аша күрсәтеп тордылар- бөтен Африка, Европа күзәтте һәм барсы сабыйның тизрәк исән килеш чыгуын теләп тордылар.

Малайны тизрәк коткарырга дип экскаватор һәм көрәкләр белән җирне чокыдылар. Җир астында малайга һава бетмәсен өчен кислород җибәреп тордылар, бау белән ризык һәм су да төшерделәр. Коткаручылар арасында топографлар һәм инженерлар да бар иде. Чокылган урында җир убылу ихтималы зур булгач, бергә киңәшләшеп эшләделәр.

Тик, их... әз генә өлгерә алмадылар шул.  Бик тирәнгә чокып төшеп, торбаны кискәнче сабый түзә алмыйча, 5 февраль көнне җан бирде.

Бик кызганыч хәл.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас