Хәвеф-хәтәр
7 февраль 2022, 11:09

8 каттан егылып төшкән, аннары фатирга кереп табиб чакырткан

Вакыйга Якутск шәһәрендә булган. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Якутск шәһәрендә яшәүче хатын сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аннары ул торып кабат фатирына кергән һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

30 яшьлек хатынның тәрәзәдән төшкән мизгеле сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Роликта бу хатынның егылганда чыбыкларга эләгүен, һавада әйләнүен, шуннан соң кар көртенә егылып төшүен сөйлиләр. Хатын металл коймага башы белән бәрелә. Тик шуңа карамастан, хатын үзе фатирга менәргә һәм табибларга мөрәҗәгать итәргә көч таба, диелә бу хәбәрләрдә.

Хәзерге вакытта бу хатын реанимациядә ята. Аның сөякләренә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас