Хәвеф-хәтәр
5 февраль 2022, 18:25

Мунчада исергән

Бу фаҗига Борай районында булган.

Мунчада исергәнМунчада исергән
Мунчада исергән

 Бер ир мунча кергәндә сөрем газына агуланып үлгән. Фаҗига 5 февральдә Бурай районының Бурай авылында булган. Якыннары бу кешене коткарып кала алмаган.

Мунчада исергән кешегә беренче ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булырга тиешбез. Иң беренче исергән кешене һавага алып чыгарга кирәк. Саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк.

Кеше аңында булса, организмдагы агулы матдәне юдыру өчен аңа мөмкин кадәр күбрәк су эчерергә кирәк. Иң яхшысы - чәй, каһвә. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта.

Кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк. Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да кан әйләнеше яхшырачак.

Кеше суламаса, кичекмәстән "ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Pixabay.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас