Хәвеф-хәтәр
2 февраль 2022, 12:31

Балконнан егылган ир-ат 10 яшьлек кыз өстенә килеп төшкән

Күрәчәге шул булдымы икән?

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Санкт-Петербургта 46 яшьлек ир-ат 18нче каттагы балконнан егылган һәм йорт яныннан узып баручы 10 яшьлек бала өстенә төшкән. 

Фаҗига иртәнге унынчы яртылар тирәсендә булган. Бу вакытта кыз бала әнисе белән үтеп барган. 

Егылып төшкән ир-ат урында ук үлгән, кыз баланың аягы сынган. Аны хастаханәгә салганнар.

Якынча белешмә буенча, мәрхүм ир-атның эштә проблемалары булган. Фаҗига килеп чыккан көнне ул психиатрга барырга язылган. Иртән аңа эштәге начальнигы  шалтыраткан һәм ир-ат телефоннан сөйләшер өчен балконга чыккан булган, дип яза «Фонтанка». 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас