

Ханты-Манси автономияле округының Сургут районындагы яткылыкта газ таралган һәм янгын чыккан. Вакыйгада 4 кеше каза күргән, алар арасында безнең якташыбыз да бар.
“Беренчел мәгълүмат буенча, бу хәл скважинага перфоратор төшергәндә вакытта булган. 4 кеше пешкән, алар Сургут шәһәр клиник дәваханәсенә озатылган”, – диләр ТАСС агентлыгында махсус хезмәтләргә таянып.
Янгынны сүндергәннәр. Прокуратура бу вакыйганы үз контроленә алган.
“Каза күрүчеләр беренче һәм икенче дәрәҗә пешүләр алганнар. Барысы да үз аңында. Аларның гомеренә берни янамый”, – ди агентлыктагы чыганак. Вахта ысулы белән эшләүчеләр Башкортстаннан һәм Мари Иленнән килгәннәр.
Юграның сәламәтлек саклау департаментында хәбәр итүләренчә, вахтовикларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Табиблар аларга барлык тиешле ярдәмне күрсәтә.
Чыганак: bashinform.ru