+21 °С
Болытлы


Кичә, 29 гыйнвар төнендә, Уфаның Луганск урамына таба барган юлда «Форд Фокус» машинасы юл һәлакәтенә очраган.
Руль артында утырган 19 яшьлек кыз идарәне югалтып, электр баганасына барып бәрелгән. "Нәтиҗәдә пассажирлар: 18 һәм 19 яшьлек кызлар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә җибәрелде», - дип хәбәр иткәннәр Уфаның ЮХХДИ бүлегендә.
Соңрак ачыклануынча, чит ил машинасы руле артындагы кызның йөртү таныклыгы да булмаган.