+21 °С
Болытлы


Бүген Мәләвез районында бала үлеме теркәлгән авария булган. Юл- транспорт һәлакәте Мәләвез-Федоровка юлында кундезге сәгать өчтә булган. "Лада Калина" автомобилендә рульдә 35 яшьлек хатын булган. Ул каршы хәрәкәт юлында "Шевроле Нива" автомобиле белән бәрелешә һәм нәтиҗәдә ханымның 14 яшьлек улы һәлак була. 6 яшьлек кызы тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатыла. Әлеге вакытта вакыйгада кем гаепле булуы ачыклана.