Хәвеф-хәтәр
29 гыйнвар 2022, 08:17

Баланы аюга ташлаган

Ташкент зоопаркында гайре табигый хәл булган: яшь кенә хатын кечкенә кызны көрән аюның вольерына ташлаган.

ru.sputnik.kg Баланы аюга ташлаганru.sputnik.kg Баланы аюга ташлаган
Баланы аюга ташлаганФото:ru.sputnik.kg

 

Бу кыргый адымны берсе дә аңлый алмаган. Ерткыч балага кагылмаган, кызчык биш метр югарылыктан егылып төшеп зыян алган.

Зоопарк матбугаты telegram-каналда хәбәр итүенчә, Зузу исемле аю бу хәлне металл киртәләр аша тыныч кына басып күзәтеп торган. Кыз вольерга килеп төшкәч, аю аны барып иснәп карый һәм борылып китә. Зоопарк хезмәткәрләре аюны вольерның эчке бүлмәсенә ымсындырып кертәләр. Әлеге вакытта хокук саклау органнары бу очракның сәбәпләрен тикшерә, ә бала табиблар күзәтүе астында. Ташкент зоопаркы кызга медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык чыгымнарны үз өстенә алырга вәгъдә иткән һәм аңа тизрәк терелүен теләгән.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас