Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 гыйнвар 2022, 11:21

Китеп барган машинадан егылып төшкән

Үкенечле үлем...

https://mybashkortostan.ru
https://mybashkortostan.ru

Кичә, 27 гыйнвар иртәсендә, Белорет районында сәер фаҗига була.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Белорет-Инзәр-Уфа автомобиль юлы юуйлап “Chevrolet Niva” машинасы барган. Аның белән 70 яшьлек ир-ат идарә иткән. Пассажир урынында 32 яшьлек хатын утырган.

Трассаның 208нче километрына җиткәндә, ни сәбәпледер, автомобильнең ишеге ачылып китә һәм хатын егылып төшә...

Ул юлга килеп төшә. Хатын, авыр тән җәрәхәтләреннән, табиблар килгәнче җан бирә.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: