Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 гыйнвар 2022, 09:29

Стәрлетамак районында Африка чумасы ачыкланган

Терлекләр арасында төрле чирләр баш калкытып тора.

Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары территорияләрендә дуңгызлар арасында таралучы  Африка чумасы буенча карантин кертелгән. Вирусның арытаба таралуына юл куймау максатында чикләү чараларын билгеләү турындагы  указга төбәк Башлыгы кул куйган.

Моңа кадәр мәгълүмат чаралары төбәктә  дуңгызлар Африка чумасы геномы ачыклауны турында язып чыкканнар иде. Терлекләрнең бу авыруы Стәрлетамак районы Кырмыскалы авылының шәхси бер хуҗалыгында табылган. Вирус йоктыру чыганагы терлекләргә ризык калдыклары ашатуда булуы ихтимал. Әлеге вакытта дәүләт ветеринар хезмәте вирус учагын бетерү буенча кагыйдәләргә ярашлы эшләр үткәрә.

Указга ярашлы,  дуңгызларның Африка чумасы вирусы таралуының учагы дип Стәрлетамак районы Кырмыскалы авылында яшәүче Иванов Л.В.-ның фермасы территориясе табылган.

Хәвеф янаган зонага Стәрлетамак районының Муравей, Восточный, Асау-Зубов, Бүреказган, Кырмыскалы, Яңа Барятин, Рощинский, Иске Барятин, Талач авыллары керә. Бу территориядә дуңгызларны, аларның итен, чалу продуктларын сату, дуңгызчылык калдыкларын  чыгару,  дуңгызларны ташу, күчереп йөртү белән бәйле авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм башка чаралар үткәрү тыела.

Билгеле булуынча, дуңгызларның Африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызлар арасында таралучы  аеруча хәвефле вирус. Ул таралган очракта терлекләрнең кырылуын көт тә тор. Авыруның иң куркыныч ягы – вирустан вакцина юк, аны дәвалау ысуллары да өйрәнелмәгән. Кешеләргә бу вирус йокмый.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: