+23 °С
Ачык
Кичә кич Уфада Орджоникидзе урамында авария теркәлгән. “ВАЗ-2105” руле артындагы 19 яшьлек водитель, Машиналар төзүчеләр урамына табан хәрәкәт иткәндә, велосипедчы өстенә барып менгән.
Башкаланың ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәрелеш нәтиҗәсендә 28 яшьлек егетне төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Беренчел версия буенча, велосипедчы юл аша “кызыл төскә” чыккан.
Авария факты буенча административ тикшерү башланган. Аның ахырында вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыкланачак.
Чыганак: bashinform.ru