Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 гыйнвар 2022, 16:25

Эшкә тыныч күңел белән йөрсәк иде

Уфада УМПОдагы янгыннан каза күрүчеләрнең берсе вафат.

Эшкә тыныч күңел белән йөрсәк иде
Эшкә тыныч күңел белән йөрсәк иде

Исегезгә төшерәбез, моторлар эшләү берләшмәсенең детальләр юу бүлегендә янгын булган иде. Вакыйга вакытында ике хезмәткәр яралана һәм шунда ук дәваханәгә озатыла. Табиблар икесенең дә хәлен "бик җитди" дип бәяләделәр.

Берникадәр вакыт үткәч, тән җәрәхәтләре алучыларның берсенең туганы аның тәненә 80-90% зыян килгәнен хәбәр итте. Табиблар реанимациядә аның гомерен саклап калу өчен көрәштеләр, тик могҗиза булмады, аның кызы әнисенең үлеме турында хәбәр итте.

Беркем дә эшкә барып үләрмен дип китми дә бит...

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: