Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 гыйнвар 2022, 10:13

Кыз баланы автобустан төшереп калдырганнар...

"Нинди кешелексезлек соң ул? Аңламыйм...” – дип ачына кызның әнисе.

kurieronline.ru
kurieronline.ru

19 гыйнварда Уфа районындагы Михайловка авылында юл хакы түли алмаган өчен кыз баланы автобустан төшереп калдырганнар...

Бу хакта аның әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр калдырган.

“Минем кызым “Олимп” мәктәбендә укый. Ул көнне кар тазартылмау аркасында автобуслар йөрмәгән. Кызым автобусны көткән-көткән дә җәяү икенче тукталышка киткән. Аңа кадәр 1 километр чамасы атларга кирәк. Салкында аның телефоны “утырган”. Автобуска кергәч, ул юл хакын түли алмаган. Шуңа аны ике тукталыштан соң төшереп калдырганнар. Нинди кешелексезлек соң ул? Аңламыйм...” – дип ачынган ханым.

Бу хәлгә карата Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина үз фикерен әйтте.

“Юл хакын түләр өчен акчалары булмаган очракта да балаларны автоубстан төшереп калдырырга ярамый, – дип мөрәҗәгать иткән ул “Башавтотранс” җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә. – 2021 елның 7 мартында “Автомобиль транспорты һәм шәһәр электр транспорты уставы” федераль законына үзгәрешләр кертелде. Алар юл хакы түләмәгән 16 яшькә кадәрге балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя. Законнын бозып, балигъ буламаганнарны төшереп калдырган водитель һәм вазифа биләүчеләргә карата 2021 елның 1 маеннан штрафлар кертелде”.

“Башавтотранс”ның пассажирларны йөртү буенча директор урынбасары Сергей Паскин әйтүенчә, әле вакыйга тикшерелә, кондуктор һәм водитель комиссия утырышына чакыртылачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: