Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 гыйнвар 2022, 12:50

Чибәркәйне кемнәр тукмаган?

“Разборка”га бару кызлар эшеме соң?

Чибәркәйне кемнәр тукмаган?
Чибәркәйне кемнәр тукмаган?

«Русия гүзәле-2021» конкурсында җиңүче 19 яшьлек Екатерина Вельмакинаны караоке-клубта  тукмаганнар. Кызның сүзләренә караганда, аны тукмаучы  шушы клубны оештыручыларның берсе  булып чыккан. Менә сиңа, мә! Әлеге хәл турында модель  РЕН ТВ телеканалына сөйләгән.

    Вельмакина караоке-клубка  дуслары белән ял итәргә килгән булган.  Бер мәлне күрше өстәлгә яңа кунаклар килеп утырган һәм алар, башкаларга җырларга мөмкинлек бирмичә, үзләре туктаусыз җырлар сузарга тотынганнар. Катя клубта эшләүче бер хезмәткәрдән: “Кемнәр болар?” дип сораган. Баксаң, кунаклар шушы клубны оештыручылар икән. Шуннан модель  әрсез кунаклар янына “разборка”га киткән....

      Әмма җавап урынына Катяның яңагына  чабып җибәргәннәр. Вельмакина холлга  йөгереп чыгып киткән, ә һөҗүм итүче, кыз үзе әйтүенчә,  аны идәнгә егып салган һәм тукмый башлаган.  Бу вакытта барлык хезмәткәрләр  тыныч кына  бу хәлне күзәтеп торган. «Алар кино караган кебек карап  тордылар. Алар өчен бу кызыклы, күңелле  вакыйга булды», - дип сөйләгән кыз соңыннан.

     Кызның дуслары полиция чакырганда,  бинада  беркем дә булмаган инде. Икенче көнне Вельмакина кыйналу фактын теркәү өчен табибка барган, аннары полициягә гариза язарга килгән.

Фото: yandex.ru 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: