Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 гыйнвар 2022, 12:17

Мал алганда сак булыгыз!

Ялган сатучылар барлыкка килгән.

pxhere.com
pxhere.com

Мөгезле эре терлекне кулдан сатып алганда бик сак булырга кирәк, дип кисәтә республика ветеринарлары.

Чөнки 2022 елның 18 гыйнварында тилчә хәвефе күзәтелгән Ырынбур өлкәсеннән бозаулар кертеп, Башкортстанда сатарга тырышканнар.

“Иглин районы хуҗалыклары сатучылары исеменнән социаль челтәрләргә токымлы мөгезле эре терлек сатылуы, аларны сайлап алу мөмкинлеге булу һәм бушлай китереп бирү турында игъланнар куела. Мондый игъланнар очраганда уяулыкны югалтмаска кирәк, малның кайда үстерлүе шик уятса, республиканың ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Кайнар линиянең номеры – 8-800-77-55-828”, – диләр Башкортстанның Ветеринария идарәсеннән.

Белгечләр тиешле документлары булмаган һәм законсыз урыннарда сатылган мал һәм аның продукциясен алырга ярамый, дип кисәтә. Малларны карау, аларга азык сатып алу, яшәгән ураннарын тәртиптә тоту кагыйдәләрен, санитар нормаларны үтәү мөһим, диләр алар. Сатып алынган терлекне ветеринар хезмәтләр теркәргә тиеш.

Югыйсә бүген кешелекккә генә түгел, йорт хайваннарына да әледән-әле куркыныч чирләр янап кына тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: