Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 гыйнвар 2022, 11:20

“Коммуналь” җинаять корбаны булмагыз

Башкортстанның торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты кисәтә.

“Коммуналь” җинаять корбаны булмагыз
“Коммуналь” җинаять корбаны булмагыз

Башкортстанның торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты республикада яшәүчеләрне “коммуналь" җинаятьләрнең артуы турында кисәтә. Бигрәк тә банк исәпләреннән акча чәлдерү һәм мошенниклык очраклары киң таралган.

     Ведомствода хәбәр итүләренчә, күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен күпме түләвен тикшерә һәм яңадан исәп-хисап ясый. Моннан мошенниклар файдалана: алар, күрсәтелгән сылтама буенча кереп  торак-коммуналь хуҗалыгы  бурычларын түләү таләбе белән хәбәр юллый. Әгәр хатны алучы бурычын түләргә карар итсә, аңа сылтама буенча кереп, картасының реквизитларын  күрсәтергә кирәк булачак. Мошенникларга шул гына кирәк тә. Алар түләнгән сумманы гына  алып калмый,  банк исәбеннән  дә файдалана һәм аннан да акча урлый ала.

     Әгәр кеше ул хатны игътибарсыз калдырса, хәйләкәр мошенниклар идарә итүче оешма исеменнән бурычлы  кешегә шалтырата башлый...

     Мондый хәлләргә тарымас, үзебезне һәм  туганнарыбызны мошенниклар гамәленнән аралау өчен бик уяу һәм игътибарлы булырга, гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк:

 - хат алу белән сылтама буенча күчәргә ашыкмагыз – башта аның мошшенниклардан булмавына инаныгыз;

 - сезгә җибәрелгән сылтама буенча сайтка күчкәч, үзегезнең мәгълүматларны кертергә ашыкмагыз;

 - таныш булмаган кешеләр белән телефон аша сөйләшкәндә    ул мәгълүматларны читләргә хәбәр итмәгез.

         "Әгәр шигегез булса, идарә итүче оешмагызга шалтыратыгыз һәм мәгълүматны яңадан тикшерегез, -  диләр  ведомствода. – Ләкин! Бер вакытта да хатта күрсәтелгән телефон номерын кулланмагыз – оешма  телефонын элек килгән квитанцияләрдән, коммуналь хезмәтләрнең рәсми сайтыннан яки диспетчерлык хезмәтләренең белешмә номерлары буенча эзләргә кирәк”.

Фото: "Башинформ"

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: