+17 °С
Болытлы
Бүген, 18 гыйнварда, Р-240 трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Авария көндез сәгать бердә Уфа-Оренбург юлының 217 чакрымында теркәлгән.
Фаразларга караганда, “Лада-Приора” машинасы белән "Skoda Octavia" кара-каршы бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә, Лада автомобилендә утырган водитель белән пассажиры табибларны көтеп аламыйча, якты дөнья белән хушлашканнар. "Skoda" автомобилендәге хатынкайны хастаханәгә илткәннәр.