Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 гыйнвар 2022, 10:25

Градскийның хатынын талаганнар

Марина Котошенко полициягә мөрәҗәгать иткән.

Градскийның хатының талаганнар
Градскийның хатының талаганнар

Русиянең халык артисты Александр Градскийның вафатына ике ай да үтмәде,  музыкантның  байлыгы өчен көрәш башланды :  интернетта Градскийның хатыны Марина Котошенкога кораллы өч кешенең һөҗүм итеп, фатирыннан 100 миллион сум акчасын алып чыгуы  турында шау-шу тынмый.

    Бу хәл бик сәер булган: сөйләүләренчә, Глагольево авылы ягыннан кайтып килүче Маринаның  автомобиленә махсус авария ясаганнар.  Арттан килгән машина хатынның  автомобилен “төрткән”, ул машинадан чыгарга мәҗбүр булган.    Аннары  һөҗүм итүчеләр ханымны корал белән куркытып, фатирына алып кайтканнар, йорттагы  хезмәтчеләрне кайтарып җибәргәннәр һәм тыныч кына фатирдан... 100 миллион сум акчаны алып чыгып киткәннәр. Градскийның ике баласы бу вакытта кайда булгандыр, хәбәр ителми.

   Эчке эшләр министрлыгында инцидент фактын раслаганнар. Хәзер бу хәлне тикшерү белән полиция шөгыльләнә.

  Шулай, җәмәгать, байларның да тормышы тыныч, йокысы каты түгел: һәрдаим куркып яшәргә мәҗбүрләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: