Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 гыйнвар 2022, 01:06

Бала ярдәм сорап записка язган

Аны Подмосковьеның күп катлы йорт ихатасында тапканнар.

"Mash" Телеграм-каналы
Фото:"Mash" Телеграм-каналы

Красногорск шәһәрендә  “Арт” торак комплексы тәрәзәләре астында бала  ярдәм сорап язган кәгазьгә тап булганнар.  Сәер табылдык турында Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

“Спасите! Умоляю” Меня избивают, это мой последний шанс”, – дип язылган ул запискада. Түбәндә елаган бала,  тагын бер балага пычак белән кизәнгән ата кеше һәм ачулы йөзле ана сурәтләнгән. Язуның икенче ягында ике монстр төшерелгән һәм адрес язылган, әмма фатир номеры күрсәтелмәгән. Записканы табучылар полициягә шалтыраткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре йортта яшәүче ата-аналарны һәм балаларны сораштырган. Бары тик балалары 2 һәм 6 сыйныфта укучы бер гаилә генә өйдә булмаган. Әмма күршеләренең сүзләре буенча, алар бик тәрбияле, тыныч гаилә һәм моңарчы бернинди сәерлекләре күренмәгән.

Шунысы да билгеле: йортта тавыш изоляциясе яхшы, шуңа стенаның теге ягында тиран-атаны ишетү-сизү мөмкин хәл түгел. Аннары күп катлы йортның барлык тәрәзәләре махсус сакланган, һәм бала ул записканы тәрәзәдән  берничек тә ыргыта алмаган. Кайсыбер кешеләр записканы язучы аны прогулка вакытында ташлап калдырган, әмма йорт корпусын дөрес күрсәтмәгән дигән фикердә.

Әй, Ходаем! Запискада язылганнар чын булса, бик кызганыч бит... Бу вакыйга берәр ничек хәл ителсә ярар иде...

Чыганак: moslenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: