Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 гыйнвар 2022, 18:36

Юлда тагын бер үлемгә китергән авария

Ел башыннан юллар сугыш кырын хәтерләтә.

Юлда тагын бер үлемгә китергән авария
Юлда тагын бер үлемгә китергән авария

Бүген Стәрлетамак районында үлемгә китергән авария теркәлде. Хәбәрләргә караганда, 27 яшьлек хатын - кыз идарә иткән ЗAЗ машинасы Стәрлетамакта яшәүче 29 яшьлек Chevrolet Cruze машинасы хуҗасы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ЗАЗ йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлә. Аның 1,5 яшьлек баласы дәваханәгә салынган. Икенче машина йөртүчесе һәм аның хатыны дәваханәгә озатылган. Авария 17.00 сәгатьтә Стәрлетамак-Федоровка трассасының 33-нче километрында булган. Вакыйга урынында тикшерү төркеме эшли, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: