Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 гыйнвар 2022, 17:50

Юл-транспорт һәлакәтендә ике бала җәрәхәтләнде

16 гыйнварда Әбҗәлил районында балигъ булмаган балалар катнашындагы авария теркәлде.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике бала җәрәхәтләнде
Юл-транспорт һәлакәтендә ике бала җәрәхәтләнде

Әбҗәлил районындагы авариядә балигъ булмаган ике бала җәрәхәтдәнде. Авария Стәрлетамак-Белорецк-Магнитогорск трассасының 270 кмында булды. Чиләбе өлкәсендә яшәүче 39 яшьлек Ауди 80 машинасы хуҗасы 35 яшьлек җирле кеше идарә иткән KamAЗ машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә, Ауди пассажирлары, машина йөртүченең 6 һәм 10 яшьлек ике кызына медицина ярдәме күрсәтелгән. Авария буенча тикшерү эше башланды, вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк.

 Чыганак:  Башинформ

Фото: ЮХХДИ идарәсе

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: