Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 гыйнвар 2022, 13:25

Тагын юл казасы

Юл һәлакәтләрендә кеше үлмәгән көн юк...

Тагын юл казасы
Тагын юл казасы

16 гыйнварда Әлшәй районында кеше үлеме белән бәйле авария теркәлде. Авария Чишмә - Кыргыз-Миякә трассасының 105-нче километрында якынча 07.30 сәгатьтә булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, Бәләбәй районында яшәүче 32 яшьлек Лада Ларгус машинасы хуҗасы 34 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Республика ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә, кеше вакыйга урынында үлә. Шофер сүзләре буенча,  һәлак булучы шул ук юнәлештә юл уртасыннан барган булган. Вакыйга сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өчен тикшерү башланды.

Алдагы көндә республика юлларында 10 машина авариясе теркәлде, анда 10 кеше җәрәхәтләнде. Көн дәвамында Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре 1600 дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм 46 исерек килеш машина йөртүчене тоткан.

Чыганак: Башинформ

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: