Иркутск өлкәсендә бер хатын иренең җәсәден җирләргә дип алып кайтып барганда үзе дә юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, һәлакә булган.
Вакыйга 12 гыйнвар иртәсендә “Сибирь” трассасында булган. Табут салынган “Газель” машинасы йөк автомобиле белән бәрелешә һәм металлолмга әверелә. Авариядә 38 яшьлек водитель, мәтене алып кайтып баручы ике пассажир һәлак булалар.
Ачыклануынча, вафат булган 68 яшьлек ирнең гәүдәсен Кемероводан самолет белән Иркутскига кайтарган булганнар, үлер алдыннан ул тормыш иптәшенә үзен туган җирендә җирләргә үтенә. Әмма хатыны иренең гәүдәсен 200 чакрым алып кайтып җитә алмый кала.
Дөнья булгач төрле хәл була...
Чыганак: tatpressa.ru