+13 °С
Ачык
Бүген Башкортстанда янә буран котыра. Кайсыбер урыннарда ул аеруча көчле.
Шул сәбәпле, 14 гыйнварда 13.30 сәгатьтән Уфа-Ырынбур федераль автоюлының 27-112 километр участогында пассажир автобуслары, маршрут такси, җиңел машина, йөк транспорты өчен хәрәкәт итү вакытлыча тыела. Бу хакта “Приуралье” юл идарәсе хәбәр итә.
Ведомстводан водительләргә: “Һава торышы начараю сәбәпле, ерак юлга чыкмаска киңәш итәбез”, – дип мөрәҗәгать итәләр.
Әле юлның бу участогында 18 берәмлек юл техникасы буран салган зыян белән көрәшә.