Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 гыйнвар 2022, 20:24

40 градус салкында урманда дүрт тәүлек адашып йөргән ир-ат табылган

Ничек исән калган диген?

Ямалспас
Фото:Ямалспас

Ямал-Ненец автономияле округында урманда дүрт тәүлек адашып йөргән ир-атны коткарганнар. Бу вакытта урамда 40 градуска кадәр салкын булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Ямал-Ненец автономияле округының авария-коткару хезмәте белешмәсе буенча, биредә яшәүче 66 яшьлек ир-ат снегодка утырып Пуров районындагы Пякуто күленә китә. Юлда аның транспорты ватыла. Пенсионер ярдәм көтеп тормый, чаңгы белән китеп бара.

Шуннан соң аның белән элемтә өзелә. Пенсионерны эзләргә «Ямалспас»ның тугыз хезмәткәре, «ЛизаАлерт» төркеменең өч волонтеры китә.

Бәхеткә, ир-атны исән килеш табалар, аның сәламәтлеге чагыштырмача яхшы була, ул табиблар ярдәменнән баш тарта, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: