Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 гыйнвар 2022, 11:31

Тапшырулар челтәре үзгәртелде

Ни сәбәпле?

csn-tv.ru
Фото:csn-tv.ru

Казахстандагы матәм аркасында Беренче канал тапшырулар челтәрен үзгәртте. Бу хакта телеканалның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

10 гыйнварда  БДБдагы вещаниенең программаларның халыкара версиясеннән  күңел ачу тапшыруларын алып ташлаганнар дип хәбәр ителә.  Тамашачыларга хәбәрләр чыгарылышларын, “Время”, “Время покажет” һәм “Познер” тапшыруларын күрсәтәчәкләр. Берничә фильм да күрсәтеләчәк, шул исәптә Русия белән Казахстан төшергән “28 панфиловчы” фильмы да бар.

Моннан алда Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев 10 гыйнвар көнен гомуммилли матәм  көне дип игълан итте.

Массакүләм тәртипсезлекләр сәбәпле илдә 164 кеше һәлак булган.   

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: