Хәвеф-хәтәр
10 гыйнвар 2022, 06:27

Бәрелешләр вакытында Казахстан нинди чыгымнар кичергән?

Яңа елдан соң Казахстанда бәрелешләр булып алды.

ntv.runtv.ru
Фото:ntv.ru

10 гыйнвар иртәсенә Казахстанның  каршылык акцияләре нәтиҗәсендәге чыгымнары 215 миллион доллардан арткан, дип хәбәр итте РИА Новости “Атамекен” эшкуарлар милли палатасына сылтанып.  

Илнең 9 төбәгендә   1319 бизнес субъектының каза күрүе ачыкланган. Аларның шактый өлеше – Алма-Атада. Шулай ук  иң нык зыян күргән тармак  сәүдә (1245 субъект)  дип табылган.  Финанс тармаккка, гомум туклану секторына, логистика һәм массакүләм мәгълүмат чараларына да зыян салынган.

Моннан алд республиканың дәүләт сәркатибе Ерлан Карин Казахстандагы вакыйгаларны катнаш террористик һөҗүм дип атады. Боевиклар максаты “илдәге гомум хәл-вакыйгаларны тотрыксызландыру һәм, бәлки, дәүләт перевороты ясау” булган, ди. Сәясәтче фикеренчә, бәрелешләр чорында хәлләр соңгы ноктага килеп терәлгән, сүз  хәтта дәүләтнең бөтенлеген саклау турында барган.

9 гыйнварда илнең эчке эшләр министры урынбасары һәм Казахстанның Милли гвардиясенең башкомандующие Руслан Жаксылыков күтәрелешләр вакытында Милли гвардиянең 400гә якын сугышчылары  каза күрде, дип белдерә.

Алма-Атада, Шымкентта һәм өлкә үзәкләрендә барлыгы 394 милли гвардиячеләр каза күргән. Шулай ук оешманың 90 берәмлек техникасын җимергәннәр.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас