

Республикада һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда да хәлләр киеренке кала. Температураның бер төшүе, бер күтәрелүе, күп итеп кар явуы юлларда бозлавык китереп чыгара. Бүген көне буе юеә кар яуды, төнлә -8, 13 градус салкын булуы көтелә, шуңа да юлларда тайгак булачак, диләр синоптиклар.
Башкортстан Республикасының ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов руль артында йөрүчеләргә максималь игътибарлы булырга чакырды. Мондый һава торышында юлга бик кирәк булганда гына чыгарга тәкъдим итә ул. Юлга чыккансыз икән, тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз, ди ул. Аеруча җәяүлеләр чыга торган урыннан үткәндә игътибарлы булырга кирәк. Хәвефсезлек каешларын буарга, машинада балалар булганда сак йөрергә кирәк.
ЮХХДИ хезмәткәрләре башкалада гына түгел, федераль һәм республика трассаларында көчәйтелгән режимда эшли. Әгәр дә күңелсез, штаттан тыш хәлдә калырга туры килсә:
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ дежур частенә 235-84-02, 233-27-31, Уфа шәһәре эче эшләр идарәсенең ЮХХДИ бүлегенә 237-84-80, 237-02-02 номерлары буенча шалтыратырга була.
#гибддрб #гибддрбоб #госавтоинспекция #гибддреспубликибашкортостан #гибддрбухудшениепогодныхусловий