Хәвеф-хәтәр
7 гыйнвар 2022, 06:54

Дим районында зур янгын

Яңа ел бәйрәмнәрендә халык ял итте, ә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә бу көннәрдә аеруча көчергәнешле эшләргә туры килде.

ufatime.ru/news Дим районында зур янгынufatime.ru/news Дим районында зур янгын
Дим районында зур янгынФото:ufatime.ru/news

 

Уфа шәһәренең Дим бистәсендә 4 гыйнвар көнне зур янгын чыкты: Муса Җәлил урамында урнашкан 66 йорт яна башлады...

13.45 сәгатьтә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр шунда ук вакыйга булган урынга юллана...

Янгын 4 катта чыккан. Берни белми өйдә ял итеп яткан 52 кешене, шул исәптән 12 баланы ашыгыч рәвештә урамга эвакуацияләргә туры килгән.

30 квадрат метрлы фатирда чыккан янгынны 14.29 минутта сүндереп беткәннәр. Бәхеткә һәлак булучылар юк. 1971 елда һәм 1972 елда туган ике кеше каза күргән.

Янгынны сүндерүдә 6 берәмлек техника һәм 17 янгын сүндерүче катнашкан.

Янгын вакытында башка фатирлар да каза күргән.

Дим районы хакимияте башлыгы Айдар Базгутдинов йорттагы һәр фатирны янгын сүндерү хезмәткәрләре карап чыгачак, диде. “Таныклык күрсәтүчеләргә ишегегезне ачыгыз, зинһар, аларга аңлау белән карагыз”, - диде ул.

Чыганак: ufatime.ru/news

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас