

Бүген, 4 гыйнварда, Краснокама районында үлүче белән авария теркәлде. Авария көндезге икедә Дүртөйле-Нефтекама трассасының 44-нче километрында була. Илеш районында яшәүче 41 яшьлек "Дацун- он ДО" машинасы хуҗасы һәм ВАЗ – 2114 машинасы белән идарә итүче 56 яшьлек җирле кеше авриягә сәбәпче булалар. Авария нәтиҗәсендә, ВАЗ машинасы пассажиры ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк җәрәхәтләрдән үлә. Ике машинаның да пассажирлары тән җәрәхәтләре алып медицина учреждениесенә салына. Бу факт буенча тикшерү эше башланды. Полиция һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәтләре аврия урында эшли.
Чыганак: Башинформ
Фото: ЮХХДИ матбугат үзәге