

2022 елның икенче көне күп санлы аварияләр һәм йортларга килгән ачы кайгы белән истә калачак. 2 гыйнварда, ким дигәндә алты кеше һәлак булды, сигез кеше юл-транспорт һәлакәтендә тән яралары алды. Буран чыга башлау белән ЮХХДИ хезмәткәрләре машинада торак пунктлардан чыкмаска өндәде. Ләкин бу үгет-нәсихәтләрне күбесе санга сукмады.
Зур аварияләрнең берсе Уфа-Ырынбур трассасында теркәлде. Анда ВАЗ-21099 һәм каршыга килүче Лада-Веста бәрелешә. ВАЗ йөртүчесе һәм пассажиры дәваханәгә салына.
Уфа-Яңавыл трассасында Renault Megane һәм Mitsubishi Pajero бәрелешә. Анда өч пассажир үлде, алар арасында 9 яшьлек бала, ике машина йөртүче һәм кроссовер пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Озакламый Яңавыл районында үлемгә китергән авария турында билгеле булды. Анда Hyundai Creta һәм каршыга килүче KIA Рио бәрелеште. Соңгысы Ford EcoSport һәм Volvo йөк машинасына да бәрелә. KIA йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләреннән үлә, пассажиры дәваханәгә салына. Hyundai йөртүчесе дә дәваханәгә озатыла.
Тагын бер машина йөртүче Приютово авылындагы авариядә үлде. Каршы як юлдан килүче KAMAЗ машинасы белән Шкода Октавия бәрелешә. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары әлегә билгеле түгел.
Көн ахырында тагын бер фаҗига билгеле булды - ул Салават районында теркәлде. Лада-Ларгус машинасы юл читенә төшеп китә. Өч яшьлек кыз бала да булган машина юл читендәге агачка барып бәрелә. Бер кеше һәлак була, өчесе дәваханәгә салына.
Туктаусыз яуган карны чистартып та өлгерә алмыйлар, шуның өчен ЮХХДИ озын юлга чыкмау хәерле дип кисәтә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ