Хәвеф-хәтәр
3 гыйнвар 2022, 07:22

Иртә буран, кич тә буран...

Зыяны гына булмасын.

vashgorod.ruvashgorod.ru
vashgorod.ru

Кышын һава торышына ышаныч юк. Иртән аяз булса, кичен буран чыгуы бар. Бу көннәрдә дә Башкортстанның шәһәр һәм районнарында һава торышы кинәт начараерга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Кичә, мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте аркасында корбаннар да булган... Мондый хәлләргә юл куймас өчен республиканың Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген саклауга зур көч сала. Ял һәм бәйрәм көннәре булуга карамастан, экипажлар саны арткан. Алар авария хәвефе булган урыннарда кизү тора.

Юлларның торышы да һәрчак күзәтү астында. Юл хезмәткәрләре аларны үз вакытында чистартырга тырыша. Федераль һәм республика юлларында транспорт чаралары өзлексез хәрәкәт итсен өчен барысы да эшләнә, дип хәбәр итәләр җаваплы ведомстволардан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас