

Бүген Благовещен районында кешеләр үлеме китергән юл һәлакәте булган. Авария Уфа-Яңавыл автомобиль юлының 43нче километрында теркәлгән. Әлеге моментка "Renault Logan" һәм аңа каршы килүче " Mitsubishi Pajero" бәрелешүе хакында билгеле. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше (“Рено” белән “Митсубиси” пассажирлары) үлгән. Вакыйга урынына полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.
Исегезгә төшерәбез. Бүген БРның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов республика халкына ерак юлга чыкмау киңәше белән мөрәҗәгать итте. Чөнки төбәктә буран котыра. Шул сәбәпле водительләрнең юлларда күңелсез хәлләргә таруы бар. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар.