

Республика халкына БРның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов мөрәҗәгать итте.
“Республика юлларында һава торышы шартлары начараю күзәтелә, төрле районнарда күпләп кар ява, буран чыкты.
Шуңа күрә транспорт чаралары белән хәрәкәт иткәндә барыгызны да игътибарлы булырга чакырам. Юлда күңелсез хәлләр килеп тумасын өчен, ерак юлга чыгарга киңәш итмим. Һава торышы яхшырганын көтергә кирәк.
Әгәр инде сез юлда икән, транспорт чаралары арасында дистанция саклауны, тизлек режимын бозмауны үтенәм. Җәяүлелә рөчен кичүләрне үткәндә игътибарлы булырга чакырам. Кисәк маневрлар ясамаска, полосадан полосага күчмәскә, интервалны үтәргә киңәш итәм. Хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз.
ЮХХДИ хезмәткәрләре башкала урамнарында гына түгел, федераль һәм республика юлларында да көчәйтелгән режимда эшлиләр. Гадәттән тыш хәлләргә тарыганда БР буенча ЮХХДИнең дежур частена 235-84-02, 233-27-31 номерлары буенча шалтыратуыгыз сорала. Яисә Эчке эшләр идарәсенең Уфа буенча ЮХХДИнең дежур часте 237-84-80, 237-02-02 номерларын җыегыз. Барлык нарядлар хезмәте дә иң беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Үзегезне саклагыз!"